Кадерле ихтыярыйлар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара ихтыярыйлар көне белән чын күңелдән котлыйм.
Ихтыярый - ачык йөрәкле, үзен җәмгыятькә багышлаган, башкаларны аңлый белүче, башкаларныж хәленә керешүче һәм башкаларның кичерешләрен тоючы кеше.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 3 229 ирекле берләшмә эшли, аларның гомуми саны 200 меңнән артык ихтыярый. Ирекле эшчәнлеккә төрле буын, һөнәр, тормышчан карашлы кешеләр җәлеп ителгән, алар арасында – көмеш ихтыярыйлар, Җиңү ихтыярыйлары, ихтыярый-медиклар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ихтыярыйлары.
Шунысы куанычлы, елдан-ел ихтыярыйлар саны арта бара. Махсус хәрби операция үткәрү шартларында ирекле эшчәнлек җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Бу катлаулы чорда ихтыярыйларның һәрьяклап ярдәме бәһасез. Риясыз, ярдәмчел кешеләр сугышчылар өчен посылкалар җыюда катнаша, шулай ук маскировка ятьмәләре үрәләр, окоп шәмнәрен коялар.
Ихтыярыйларның киң күңеллелеге һәрвакыт соклану уята. Кешеләргә фидакарь һәм ихлас ярдәм күрсәтүче барлык ихтыярыйларны котлыйбыз.
Сез - безнең барыбыз өчен дә үрнәк, сез энтузиазм, мәрхәмәтегез һәм ярдәмгә әзер булуыгыз белән илһамландырасыз. Хезмәтегез, ярдәмчеллегегез, таяныч булырга теләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Нык сәламәтлек, бәхет, алга таба уңышлар һәм иминлек.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева