Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, тәкъдим ителгән товарларның ассортиментын бәяләде, шулай ук җитештерү цехында булды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдә Казанның 13 мәйданчыгында, Чаллы һәм Зеленодольск районының 2 мәйданчыгында, Түбән Каманың 3 мәйданчыгында һәм муниципаль районнарда башланып китте. 12 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 939 млн сумлык фермер продукциясе сатылган.
Аерым алганда, татарстанлылар 6 мең тоннадан артык яшелчә сатып алганнар, шул исәптән 3,7 мең тонна бәрәңге, 210 тонна сөт, 527 тонна шикәр, 949 тонна ит, шулай ук 2,1 миллионнан артык тавык йомыркасы. Ярминкәләр үткәрү өчен 11 мең берәмлек транспорт җәлеп ителгән. Ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.