Бүген ТР Хөкүмәте Йортында традицион республика киңәшмәсе барышында Ак Барс Банк Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына яңа җайланмалар алу өчен сертификатлар тапшырды.
Сәламәтлек саклау министрлыгы 5 мең берәмлек автоматлаштырылган эш урыннарына сертификат алды, ә Мәгариф һәм фән министрлыгы - 4 мең 286 ноутбукка.
Барлыгы Ак Барс Банк шушы еллар эчендә 3,8 млрд сумлык җайланма һәм программа тәэминаты сатып алган.