Рөстәм Миңнеханов массакүләм чаралар уздырганда гражданнарның иминлеген тәэмин итәргә кушты

07.12.2024

Республика Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов массакүләм чаралар үткәргәндә гражданнарның иминлеген тәэмин итәргә кушты.

9 декабрьдә ил Ватан Геройлары көнен бәйрәм итәчәк. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Еллар дәвамында 436 татарстанлы Ватан Герое булган.

"Ватан Геройлары көне безгә Ватаныбызны фидакарьләрчә саклаган һәм яклаган, безгә үрнәк булып торган ата-бабаларыбыз һәм замандашларыбыз батырлыклары истәлеген саклауның мөһимлеген искә төшерә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә, шәһәр һәм район башлыкларына чараларны оештырганда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм МХОдә катнашучыларга аерым игътибар бирергә кушты.

Шулай ук киләсе атнада, 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. «Әлбәттә, күпчелек сайлаучылар кабул иткән Россия Конституциясе катлаулы чорда гражданнарны берләштерде, дәүләтне ныгытты һәм бүген хакимият органнары эшендә ориентир булып, иҗади рольне башкара. Шулай ук тантаналы чаралар оештырырга кирәк. Бик яхшы практика - яшь ватандашларыбызга паспортлар тапшыру», - дип игътибарны юнәлтте Татарстан Рәисе.

Шул ук вакытта Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр вакыт күп калмый. Традиция буенча Яңа ел алдыннан шәһәр һәм район администрацияләре бәйрәм бизәлешен оештыралар. Рөстәм Миңнеханов башлыкларны артык чыгымнар тотмаска өндәде.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе республика Хөкүмәтенә шәһәр һәм районнарда, шулай ук торак пунктларда үзәк чыршыларны тиешле категорияләр буенча иң яхшы бизәүгә конкурс игълан итәргә кушты. "Яңа ел бәйрәмнәре чорына мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларын планлаштырырга, МХОдә катнашучыларның балаларын һәм күп балалы гаиләләрне Яңа ел котлауларын оештырырга кирәк. Бәйрәм чаралары урыннарында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә аеруча игътибар бирү мөһим", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.