Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда дөньяга килүчеләр санын арттыру буенча төбәк программаларын гамәлгә ашыру, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре институтын ныгыту мәсьәләләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Казанга визиты кысаларында Анна Кузнецова шулай ук Казан Богородицкий ирләр монастыренда булды.