ТР Төзелеш министрлыгы: Республикада торак тапшыру планы 100%ка үтәлгән - 3 млн 200 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

07.12.2024

7 декабрьгә файдалануга торак тапшыру буенча планлы йөкләмәләр үтәлгән - 3 млн 200 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Ел ахырына якынча 3 млн 450 мең кв. м. файдалануга тапшыру планлаштырыла, бу былтыргы файдалануга торак тапшыру дәрәҗәсеннән артып китәчәк.

Бу хакта бүген киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Социаль ипотека линиясе буенча еллык план 88%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 31е тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 142 мең кв. м. Шәхси торак төзелеше өлешендә бүгенге көнгә 2 млн 300 мең кв. м мәйданлы 17037 йорт файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 80%ы тапшырылган: гомуми мәйданы 756 мең кв. м булган 128 күп фатирлы йорт. Аерым категориядәге гражданнар өчен торак буенча 4 программаның берсе - ятим балаларны тәэмин итү эшләре дәвам итә.

Бүгенге көндә республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан барлык торак урыннары да контрактлаштырылган. Республикада милек хокукы 206 торак урыныныа теркәлгән, Дәүләт торак фонды тарафыннан 77 торак урын буенча Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшыру процедурасы алып барыла.

Бу атнада Биектау районында «Торак» федераль программасы буенча, соңгы ике объектны файдалануга тапшырып, торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык чаралар төгәлләнгән. Мәгариф учреждениеләреннән бүгенге көндә Кукмара районында башлангыч сыйныфлар бинасы буенча төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә, биредә 80%ка үтәлгән, 3 балалар бакчасы буенча эшләр 94%ка башкарылган. «Сәламәтлек саклау» тармагы буенча 4 федераль һәм республика программасы кысаларында төзелә торган 53 объектның 3 медицина учреждениесе буенча эшләр дәвам итә, аларның үтәлеше 97%. Спорт тармагында 21 объекттан ике футбол манежы (үтәлеш 99%) һәм Апас шәһәр тибындагы футбол кырының административ бинасы эшләнеп бетмәгән. аның буенча үтәлеш 98% тәшкил итә.

Яшьләр сәясәте буенча 7 объекттан 3 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау дәвам итә. Программаның гомуми үтәлеше 83% тәшкил итә. Бу атнада Әлки районында бер лагерь төзелеп беткән. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль программасы буенча төзелә торган Балык Бистәсе штб яшьләр үзәге буенча эшләр 88%ка башкарылган.

«Экология» илкүләм проекты буенча өч объекттан ләм кырларын рекультивацияләү эшләре дәвам итә (башкару 87%). Узган атнада «Экология» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча дүрт еллык зур эш тәмамланган.

64 җәмәгать киңлегеннән программаның соңгы объекты - Чаллы шәһәрендәге парк төгәлләнү этабында. Бу атнада подрядчылар Алабуга районында бер объектны тапшырганнар. Инженерлык инфраструктурасын модернизацияләүнең республика һәм федераль программаларын үтәү тәмамланып килә. 639 объектның - Казандагы бер объектны халыкны эчәр сулар белән тәэмин итүнең республика программасы буенча төгәлләргә кирәк. Аның буенча үтәлеш 40% тәшкил итә.

Узган ике атнада Бөгелмә, Әгерҗе һәм Югары Ослан районнарында 3 объектта эшләр тәмамланган. Шулай ук Казанда бер объект коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча эштә кала. Биредә күләмнәр 91%ка үтәлгән. Төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау буенча чаралар дәвам итә.

Ел башыннан бирле травматизмның 17 очрагы теркәлгән. Контроль-күзәтчелек чаралары төзелеш мәйданчыкларында туктатылмый. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре тарафыннан 2670 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 975 тапкыр дисциплинар йогынты чаралары кулланылган.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан административ җаваплылык турында 180 карар чыгарды. Гомумән алганда, быел ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 1529 тапкыр булганнар. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе гыйнвар аеннан башлап 749 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.