Татарстан Рәисе Бәхрәйннең Россиядәге илчесе белән очрашты

06.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Әмирлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәт Габделрахман Мәхмүт Исмаил Әл Саати белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

"Без Бәхрәйн белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирәбез. Безнең илләр лидерлары даими элемтәдә торалар. Татарстан Россия-Бәхрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерүгә үз дәрәҗәсендә өлеш кертергә омтыла", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Бәхрәйн делегациясе республикада еш кунак була. Алар даими рәвештә Татарстан нефть-газ химиясе форумында һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашалар, шулай ук «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшенә кыйммәтле өлеш кертәләр.

"Галиҗанәп Әмир хәзрәтләре Сезгә сәлам һәм иң изге теләкләрен җиткерә. Ул Сезнең Мәскәү һәм Бәхрәйндәге очрашуларыгызны һәрвакыт җылы искә ала», - диде илче.

Очрашу барышында яклар сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү, фәнни-мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә элемтәләрне ныгыту, ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау, шулай ук «хәләл»индустрия өлкәсендәге багланышлар турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.