Татарстан Республикасы Президенты Астанада берничә эшлекле очрашу уздырды

05.07.2018

Икенче көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов EXPO Конгресс-үзәгендә халыкара финанс үзәге проектлары күргәзмәсен карады. Шунда ук Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу уздырды һәм Астана ислам икътисады форумының берничә кунагы белән очрашты.

Ислам финанслары өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында Рөстәм Миңнеханов Ислам банклары һәм финанс институтлары советы генераль секретаре Абделиллах Белатик белән очрашуда фикер алышты. Ислам банклары һәм финанс институтлары советы (CIBAFI) – халыкара  коммерциячел булмаган оешма, ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керә. Очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты Абделиллах Белатикны киләсе елда  «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисадый саммитында катнашырга чакырды.  

Ислам финанслары мәсьәләләре турында Рөстәм Миңнеханов тагын Ислам үсеш банкы төркеме президенты Бандар Хәҗәр белән очрашуда да сөйләште. Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Җиддәгә (Согуд Гарәпстаны) эш сәфәре турында үзенә бер җылылык белән искә алды.

Төзелеш индустриясендәге мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты «BI Group Engineering» холдингы идарәсе рәисе Әсхәт Омаров белән очрашуда фикер алышты. Әсхәт Омаров Рөстәм Миңнехановка компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Очрашу азагында яклар Татарстан Республикасы территориясендә компания филиалын ачу мөмкинлеген өйрәнергә дип карар кылдылар.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте