Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Астана» халыкара финанс үзәген ачу тантанасында мактаулы кунакларның берсе булды. Мактаулы кунаклар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шахзадәсе Шәйх Мөхәммәд бән Зәед әл-Нахайян һәм БГӘ Премьер-министры урынбасары Шәйх Мансур бән Зәед әл-Нахайян, Ислам үсеш банкы төркеме президенты Бандар Хәҗәр, Ефәк юлы фонды президенты Ван Янчжи, шулай ук дөньяның «J.P. Morgan Chase International», «Boston Consulting Group», «NASDAQ» кебек зур финанс институтлар җитәкчеләре һәм вәкилләре бар иде.
«Астана» халыкара финанс үзәген тәкъдим итү тантанасын Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев ачты. "Бүген Астана Бөек ефәк юлының финанс капкасына әйләнә. Халыкара финанс үзәкне ачу Казахстан Республикасы үсешендә бик әһәмиятле вакыйга", - диде Казахстан Президенты. Чыгышында ул шулай ук мәртәбәле кунакларга, шул исәптән Татарстан Президентына да аеруча рәхмәт сүзләрен җиткерде.