Бүген Татарстан Республикасы Президенты Астанада Казахстан татар һәм башкорт конгрессы активы белән очрашты.
Казахстан Республикасы Статистика буенча комитеты мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә илдә 204 229 татар яши (Казахстан халкының 1,3 %), шулардан 152 449 кеше - шәһәрдә яши, 51 780 кеше - авыл халкы.
Очрашуны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милии Шура" милли советы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.
Казахстан татар һәм башкорт конгрессы идарәсе рәисе, Казахстан халыклары ассамблеясы Советы әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының "Милии Шура" милли советы урынбасары Тәүфикъ Кәримов Казахстанда татар җәмәгатьчелеге тормышы турында сөйләде. "Бөтен җирдә Сабантуй бәйрәмен үткәрү татар җәмәгатьчелеген берләштерә алуның ачык үрнәге. Быел Казахстанның шәһәрендә Сабантуй уза. республика Сабантуе Кызылорда шәһәрендә сентябрь аенда үткәреләчәк", - диде ул. Тәүфикъ Кәримов Казахстанда яшәүче бөтен татарлар исеменнән Татарстан Президентына Астанада "ТНВ" телеканалының корреспондент пунктын ачуда ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде.
Казанда август аенда узачак Бөтендөнья татар яшьләре форумына Казахстаннан 30 яшь вәкилне җибәрү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук татар укытучыларын Казахстанның Павлодар өлкәсенә җибәрү тәкъдимен хуплады. Үз чиратында ул Казахстан татарларын да үз вәкилләрен татар теле укытучыларын әзерләү өчен Татарстанга җибәрергә өндәде. Шулай ук ул читтән уку мөмкинлеген дә кулланырга чакырды: төрле мультимедия программалары бар. "Казах телен белгән кеше татар телен белә инде. Мин татар телен белән һәм казах хезмәттәшләрем белән тәрҗемәчесез аралашам. Казах телен активрак өйрәнегез һәм тиз арада татар телен дә үзләштерәчәксез", - диде ул.
Очрашу ахырында Татарстан Президенты Казахстан татарларын туган телен саклауда һәм татар милли мәдәниятын саклауда актив гражданлык позицияләре өчен бүләкләде. Тәүфикъ Кәримовка "Фидакяр хезмәте өчен" медален тапшырды.
Музыка сәнгатендәге казанышлары һәм татар мәдәниятен саклап калуга өлеш кертүе өчен Көнчыгыш Казахстан өлкәсе мәдәният, архивлар һәм документлар идарәсенең дәүләт филармониясе артисткасы Камилә Тукановага Татарстан Республикасының атказанган артисты мактаулы исем бирелде. Казахстан татар һәм башкорт конгрессы идарәсе рәисе урынбасары, Астана шәһәре “Таң” татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Рәфыйкъ Вәлиевкә Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды. Казахстан татар һәм башкорт конгрессы медиа үзәге җитәкчесе Ринат Дусумовка Татарстан Президенты Рәхмәте белдерелде.