Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты

06.07.2018

Бүген Казанга эш визиты кысаларында Төрекмәнстан Республикасы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов "Идея" технопаркында булды, анда ул Татарстан предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 

Төрекмәнстан Президенты Зеленодольск суднолар төзү заводы, КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы, КМПО, "Форд Соллерс" заводы продукциясен карады. Шулай ук күргәзмәдә дистанцион күзәтү комплексы һәм газ-матор җиһазлары куелган техника тәкъдим ителгән иде. 

"Татнефть" компаниясе стендында кунаклар автомобильләр өчен мотор майларын, коррозиягә каршы эшкәртелгән торбалар, шиналар заводы продукциясе белән таныштылар. 

Шулай ук  Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм Рөстәм Миңнеханов "Эйдос" медицина симуляторларын җитештерү үзәгендә булдылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.