Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә БГӘ Тышкы эшләр министры Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян белән очрашты

06.07.2018

Татарстан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкара хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәтле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы эшләр министры, Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян җитәкчелегендәге БГӘ делегациясе чираттагы Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашу өчен Казанга килде.

Рөстәм Миңнеханов Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйянга утырышны уздыру урыны итеп Татарстан Республикасы башкаласы Казанны тәкъдим итүне хуплаганы өчен рәхмәт белдерде.   

«Без утырыш югары дәрәҗәдә узсын өчен барысын да эшләячәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Республикабызда узачак комиссия утырышы ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанам». 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Татарстан БГӘ белән багланышларны ныгытуга зур әһәмият бирә. 

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук искәрткәнчә, күптән түгел ул Мәсәкүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Абу-Даби Әмирлегенең Варис шахзадәсе Галиҗәнап шәйх Мөхәммәд бән Зәед Әл Нәхәйян белән очрашуында катнашкан.  

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясендә Дубайдагы 2017 елның октябрендә уздырылган WorldSkills һөнәри осталык ярышлары зур тәэсир калдырган.

«БГӘ – икътисадый багланышларны үстерү өчен иң кызыктыргыч партнерларның берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Җитәкчелегегезнең зирәк сәясәте нәтиҗәсендә Сезнең илегез – көчле һәм тотрыклы икътисады булган алга киткән ил. Татарстан Сездәге процессларда төбәк дәрәҗәсендә актив катнашырга әзер».

Татарстан Президенты белдергәнчә, нәкъ менә БГӘ вәкилләре белән элемтәләрдән соң хәләл тормыш рәвешен алга сөрү һәм үстерү турында карар кабул ителгән. Бу мәсьәләлә буенча Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге белән актив эш алып барыла. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать  потенциалы турында сөйләде.   

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре туристлары өчен ял итү һәм сәяхәт итү урыны итеп Татарстанны сайларга тәкъдим итте.   

Татарстан Президенты шулай ук Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйянга Татарстан Республикасына иркенләп килергә чакырды.   

Үз чиратында Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян Татарстанның Россия БГӘ арасында ышанычны ныгытудагы зур ролен билгеләп үтте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.