Рөстәм Миңнеханов Pernod Ricard төркеме Директорлар советы рәисе, генераль директоры Александр Рикар белән очрашты

06.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Pernod Ricard төркеме Директорлар советы рәисе, генераль директоры Александр Рикар белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Татспиртпром" АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп белдергәнчә, Pernod Ricard  компаниясе - дөньяда алкоголь продукциясен җитештерүчеләр һәм сатучылар арасында алдынгылар арасында, Россиядә атаклы брендлар дистрибуциясе белән шөгыльләнә.

"Сез - дөньядагы иң эре лидерларының берсе, без уртак эшчәнлек алып бару яклы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген "Татспиртпром" компаниясе яңа базарлар эзли, үз продукциясен алга этәрә. Pernod Ricard кебек компания белән стратегик партнерлык безгә кызыклы булыр иде". 

Шуннан яклар Pernod Ricard белән "Татспиртпром" АҖ арасында алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Татспиртпром" АҖ материаллары кулланылды