ПМЭФ-2025 кырларында Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Нокергулы Атагулыев белән очрашты

18.06.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Нокергулы Атагулыев белән очрашты.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы чаралары кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Россия-Төркмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында Төркмәнстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, тугандаш халыклар тирән тарихи багланышлар, шулай ук нәтиҗәле сәүдә-икътисадый элемтәләр белән бәйләнгән.

Төрекмәнстанда күп еллар дәвамында Татарстанның берничә эре предприятиесе уңышлы эшләп килә: КАМАЗ, КВЗ, Горький ис. Зеленодольск заводы, КЭР-Холдинг, Эйдос. Узган ел йомгаклары буенча Татарстан-Төрекмәнстан товар әйләнеше күләме 39 миллион доллардан артып киткән.

"Икътисадый хезмәттәшлегебезгә зур динамика бирергә кирәк. Нефть разведкасы, газ транспортировкасы, автомобиль -, авиа -, суднолар төзелеше, химия продукциясе белән тәэмин итү кебек юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен шактый потенциал бар», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә Татарстан-Төрекмәнстан багланышларының үсеше мөһим.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.