Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда традицион рәвештә тарихи-мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә

19.06.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Дом.РФ" АҖнең "Наследие. Визионеры" төп сессиясендә катнашты. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанда традицион рәвештә тарихи-мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә.

"Тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау, торгызу һәм реставрацияләү буенча бик күп эшләр Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендә "Яңарыш» фонды тарафыннан башкарыла", - дип ассызыклады ул, шуның нәтиҗәсендә республикада 4 объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

Республика Рәисе Татарстанда үз җитәкчелегендә 2016 елдан Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшләве турында сөйләде. Ә комиссия составында, дәүләт органнары җитәкчеләреннән тыш, – тәҗрибәле архитекторлар һәм мирас буенча экспертлар.

"Комиссия эшләү дәверендә безнең тарафтан 500гә якын яңа төзелеш проекты каралды һәм хупланды. Алар барысы да тарихи мохитне һәм шәһәр төзелеше масштабын исәпкә алып килештерелгән", - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.