Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка килде

18.06.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде. Эш сәфәренең төп максаты - Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ-2025) чараларында катнашу.

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сөйләшүләрдә, очрашуларда, берничә килешүгә кул кую тантанасында катнашачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе утырышы узачак.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ассоциация советы рәисе булып тора. Петербург халыкара икътисадый форумының төп вакыйгасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашындагы пленар утырыш булачак.

Белешмә өчен:

Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ-2025) 18 июньнән 21 июньгә кадәр «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза. Быел аның темасы «Уртак кыйммәтләр - күп поляр дөньяда үсеш нигезе» булачак, ә илнең кунагы Бәхрәйн Мәмләкәте булачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.