Татарстан Рәисе «Дом.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко белән очрашты

19.06.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дом.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко белән очрашты.

Очрашуда илдә төзелеш тармагының торышы һәм үсеше турында фикер алыштылар. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында узды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов форумда Татарстан делегациясен җитәкли.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.