Бүген Санкт-Петербургта Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе утырышы узды. Утырышны Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Чара Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ-2025) кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, быел РИРА оешуга 15 ел тулуны билгеләп үтте. Бүген Ассоциация составында илнең 19 төбәге бар, һәм ул үзен инновацияләр өлкәсендә уңышлы тәҗрибә алмашу һәм иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен тарату өчен нәтиҗәле мәйданчык буларак күрсәтте.
"Безнең уртак эшебез нәтиҗәләре дә сокландыра, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Хәзерге вакытта РИРА төбәкләренә илнең эчке тулаем продуктының өчтән береннән артыгы туры килә».