Бүген Казанда КХРның Генконсуллыгын ачу тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Генераль консуллык бинасы Подлужная урамындагы 21 нче йортта урнашкан.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Генконсуллыкны ачу – тулаем Россия белән Кытай һәм, ахыр чиктә, төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә җитди адым.
Аның сүзләренчә, КХР Генконсуллыгының географик урнашуы Кытай партнерларының бизнесны үстерү өчен Татарстанны сайлап алуларына этәргеч булачак.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән КХР арасында товар әйләнеше үткән ел йомгаклары буенча 50%тан артыгракка үскән.
Моннан тыш, Татарстан Президенты искәрткәнчә, «КАМАЗ» ГАҖ Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрен үстерә. Ышанам, Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында яңа уртак предприятие булдыру турында җитди килешү имзаланыр, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искәрткәнчә, шулай ук Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында Татарстан белән ике эре Кытай провинциясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау күзаллана.
«Безнең Кытай коллегаларыбыз белән мөнәсәбәтләребез бик әйбәт, бүген менә Генконсуллык ачыла, минемчә, хәзер инде турыдан-туры авиарейслар да ачарга була – бу багланышларыбыз үсешенә этәргеч булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Казанда КХРның Генераль консуллыгы Кытайның Россиядә булдырган Генераль консуллыкларының алтынчысы, диде Россия Федерацияседә КХР Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ли Хуэй әфәнде. Ул искәрткәнчә, 2018 һәм 2019 еллар Россия белән Кытай төбәкра хезмәттәшлеге еллары дип игълан ителгән.