Рөстәм Миңнеханов Казанның экорайоны концепциясен эшләү конкурсы турында: Гаять зур территорияне комплекслы кору буенча мондый проектлар юк иде әле

22.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда  экорайон концепциясен һәм мастер-планын эшләүгә Ачык халыкара конкурс жюрие утырышында катнашты.  

Утырыш Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында – КДАТУда узды (Зеленая ур., 1).

Искәртәбез, Татарстан башкаласында экорайон концепциясен һәм мастер-планын эшләүгә Ачык халыкара конкурс Казанның Киров районындагы Аракчино торак массивы белән янәшә урнашкан 760 га мәйдандагы җир кишәрлеген мөмкин кадәр нәтиҗәле һәм сыйфатлы үзләштерү өчен уздырыла.

Конкурс 2018 елның 5 июлендә башланып китте.

Конкурсның гомуми приз фонды 12 млн. сум тәшкил итә. 2 млн. сумга якынын конкурсның өч финалистының һәрберсе алачак. Шулай ук финалистларны өстәмә бүләкләү дә каралган. 

Конкурсны оештыручы – «Центр» стратегик үсеш агентлыгы.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, мондый конкурс уздыру турында кабул ителгән карар –  дөрес гамәл. Ул заявкалар биргән барлык конкурсантларга да башкарган зур һәм җитди эшләре өчен рәхмәт әйтте. Безнең башкалада мондый проектлар булмаган иде әле, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу бик файдалы тәҗрибә, чөнки гаять зур территорияне кору турында сүз бара. 

Проектка корылыш территориясендә булган элементларны кертү дә бик әһәмиятле, диде Рөстәм Миңнеханов. Без проектның мөһим бурычны – тормыш өчен уңайлы шартлар тудыру бурычын хәл итүен телибез, дип белдерде Татарстан Президенты.

Конкурста катнашу өчен барлыгы 122 заявка бирелгән. Заявкалар дөньяның барлык мәгълүм архитектура бюроларыннан, 19 илдән – Бельгия, Бразилия, Бөекбритания, Ирландия, Испания, Италия, Канада, АКШ, Португалия, Финляндия, Чехия, Франция, Кытай, Швеция илләре командалары  вәкилләреннән килгән.

Бүген конкурсның 1 этабы – сайлап алу этабы, ул конкурста катнашучылар өчен читтән торып уздырыла. Бүген 47 заявка каралды.

Жюри составында архитекторлар, урбанистлар, икътисадчылар, дәүләт хакимияте вәкилләре.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.