Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ли Хуэй белән очрашты

22.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ли Хуэй белән очрашты.

Чара Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Ли Хуэй әфәнде Казанга эш сәфәре кыла (2018 елның 21-22 августы). Эш сәфәренең төп максаты – Казанда Кытай Генераль консуллыгын ачуда катнашу. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанда Кытай Генераль консуллыгын ачу – мөһим һәм озак көтеп алынган вакыйга. Аның сүзләренчә, Генконсуллык Россия белән Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәктә Татарстан белән Кытай багланышларын үстерүгә ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин әфәнде төбәкләр дәрәҗәсендәге хезмәттәшлеккә зур игътибар бирәләр.   

«Быелгы һәм киләсе ел Россия белән Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге еллары дип игълан ителде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – төбәкләр һәм муниципаль берәмлекләр арасындагы элемтәләрне үстерү өчен әйбәт мөмкинлек».

Моннан тыш, Татарстан Президенты искәрткәнчә, ул үзе ел саен берничә мәртәбә Кытайда була. Аерым алганда, быел көз ул Шаньдун һәм Гуандун провинцияләренә эш сәфәре кылырга җыена, шулай ук Тяньцзин икътисадый зонасын карарга тели.

«Без «Идел–Янцзы» уртак төбәк төркеме эшендә актив катнашабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу да – мөнәсәбәтләрне активлаштыру өчен яхшы мөмкинлек». Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән КХР арасында товар әйләнеше үткән ел йомгаклары буенча 50%тан артыгракка үскән.

Тагын Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сәнәгать мәйданчыклары булдыру өлкәсендә Татарстан еш кына Кытай партнерлары тәҗрибәсенә таяна.

Фән һәм мәгариф өлкәсендә дә Кытай белән багланышларны киңәйтү өчен яхшы потенциал бар, диде Татарстан Президенты, югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек алып барыла. Татарстанда 857 кытай студенты белем ала.

Ышанам, Генконсуллык эше Россия-Кытай хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов, ул Казандагы КХР Генераль консуллыгына уңышлы һәм уңайлы эшләр теләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.