Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда дүрт яңа завод ачылышында катнашачак

22.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасына эш сәфәре кыла. Эш сәфәренең төп максаты – МИЗ территориясендә дүрт яңа завод ачылышында катнашу.   

Бу минутларда Татарстан Президенты «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы утырышын уздыра, анда ике яңа инвестицион проект каралачак. 

Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов махсус икътисадый зона резидентлары ктанашында кадрлар буенча киңәшмәдә катнашырга ниятли.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.