Татарстан Президенты «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды

22.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Анда гомуми суммасы 1,5 млрд. сумга якынлык ике инвестицион проект каралды. Күзәтүчеләр советы әгъзалары яңа резидент сыйфатындагы «Русский Воск» компаниясе проектын хупладылар, шулай ук гамәлдәге резидент «Джошкуноз-Алабуга» ҖЧҖ ягыннан инвестицияләр күләмен арттыруны да якладылар.

«Русский Воск» компаниясе проекты гомуми куәте елына 9522 тоннага кадәр полиэтилен балавыз җитештерүне оештыруны күз алдында тота. Полиэтилен балавыз – тәрәзә профильләрен, мастербатчаларны, полиэфир буяуларны җитештерүдә кулланыла торган хәзерге заман өстәлмәсе. «Технониколь» корпорациясе гамәлгә куючыларының берсе Игорь Рыбаков проектны финаслауны башкарачак.  

Беренче этапта инвестицияләр күләме 156,9 млн. сум. «Джошкуноз-Алабуга» ҖЧҖ «Алабуга» МИЗ территориясендә 2014 елдан бирле эшли, предприятие Ford Explorer, Kuga, Transit, Fiesta һәм EcoSport автомобильләре өчен 100 төрдә штампланган әйберләр җитештерә.

Утырышта компания бизнес-пландагы инвестицияләр күләмен 2,2 дән 3,5 млрд. сумга кадәр арттыру һәм яңа эшчәнлек төрләре турында тәкъдим кертте, болар: модификацияләү, адаптацияләү һәм технологик җайланмаларны эшләп бетерү, әзерләү (штамплар һәм калибрлар) буенча хезмәт күрсәтүләр, монтаж эшләре һәм башкалар. «КАМАЗ» ГАҖ өчен автомобильләрнең штампланган детальләрен эретеп ябыштыру да планлаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Алабуга" МИЗ матбугат хезмәте материаллары кулланылды.