Рөстәм Миңнеханов Казанда 1973 елда Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашу тантанасында катнаша

18.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1973 елда Казан Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашу тантанасында катнаша. 

Чыгарылышның 45 еллыгында РФ Кораллы көчләре Генераль штабы - РФ Оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов та катнаша. 

Төп тантаналар хәрби училищеның плацында оештырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.