Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих белән очрашты.
"Сезнең компания белән берлектә без республикада җәмәгать транспортын уңышлы яңартабыз. Узган ел гына да сезнең ярдәм белән 171 зур класслы автобус сатып алынды. Бу безгә уңайлы һәм имин шәһәр мохите булдырырга, шулай ук гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
ДТЛК республиканың иң эре машина төзелеше предприятиеләре белән уңышлы эшли. Аерым алганда, КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы, Горький ис.Зеленодольск заводы продукциясе сатып алына.