Рөстәм Миңнеханов Төркия Сәүдә министры урынбасары Мостафа Тузҗу белән очрашты

19.06.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Мостафа Тузҗу белән очрашты. Очрашу ПМЭФ кырларында узды.

Әңгәмә барышында яклар агымдагы уртак проектлар турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, Татарстан гадәттәгечә Төркия белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. 2024 елда товар әйләнеше ике тапкырга арткан һәм милли валютада 5,3 млрд долларга җиткән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.