Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Данияр Амангельдиев белән очрашты. Очрашу ПМЭФ кырларында узды.
«Без дустанә Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән партнерлыкны киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан - Кыргызстан товар әйләнеше 138 млн доллар тәшкил иткән. Соңгы елларда товар әйләнеше өч тапкырдан артык үсеш күрсәтте һәм диверсификацияләнде. Татарстанның кайбер предприятиеләре Кыргызстан партнерлары белән актив эшли.
«Без Татарстанның әйдәүче компанияләренең Кыргызстанда эшен киңәйтү белән кызыксынабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, сүз нефть химиясе продукциясе, автомобиль шиннары, көнкүреш химиясе товарлары, компрессор, суыткыч җайланмалары белән тәэмин итүне арттыру турында бара.