Татарстан һәм "Газпром-Медиа Холдинг" республика халыклары мәдәниятен чагылдыручы контент булдыру һәм аны үстерү өлешендә хезмәттәшлек итәчәк

19.06.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром-Медиа Холдинг» АҖ генераль директоры Александр Жаров Хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Уртак эш Татарстан Республикасы халыкларының мәдәниятен һәм тәңгәллеген чагылдыра торган оригиналь һәм җайлаштырылган аудиовизуаль контент булдыруга һәм аны үстерүгә юнәлдереләчәк.

Шулай ук татар милли контентын «Газпром-Медиа Холдинг» экосистемасына керүче цифрлы платформаларда һәм сервисларда урнаштыру планлаштырыла.

Моннан тыш, Килешү кино, сериаллар, документалистика, анимация, музыкаль һәм мәгариф форматлары өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыруны күздә тота.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.