Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» АҖ генераль директоры Кирилл Липа белән очрашты.
"Трансмашхолдинг - Татарстанның мөһим стратегик партнеры. Бүген республикада сезнең компания җитештергән төрле транспорт төрләре файдаланыла. Метрополитен өчен генә дә 10 поезд сатып алынды. Көн саен алардан меңләгән республикабыз халкы һәм кунаклары файдалана», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу азагында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Трансмашхолдинг» АҖ арасында республикада гомуми файдаланудагы транспортны үстерү һәм модернизацияләү мәсьәләләре буенча Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.