Татарстан Рәисе һәм Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе рәисе Физкультура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

19.06.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ПСБ банкы рәисе, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе рәисе Петр Фрадков Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы арасында Физик культура һәм спорт өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Хезмәттәшлек кысаларында җиңел атлетика өчен ябык манеж булдыру планлаштырыла, ул дөнья чемпионаты этапларын уздыру стандартларына җавап бирә.

Килешүдә Татарстанда җиңел атлетика буенча ПСБ Россия чемпионатын бергәләп уздыруга аерым игътибар бирелә, ул быелның 7-10 августына билгеләнгән. Турнир, ярышларның урам һәм стадион өлешләрен берләштереп, яңа форматта узачак. Нәтиҗәле эшләү өчен төп җәйге стартларның гомуми оештыру комитеты төзелде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.