Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Wanhua Chemical» компаниясе (Кытай) башлыгы Женгтяй Ляо нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев, республиканың эре нефть һәм нефть химиясе компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Очрашу Татарстан делегациясенең Яньтай шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.
«Wanhua Chemical» - Кытай химия компаниясе, полиуретаннар, нефть химиясе продуктлары һәм махсус химикатлар сата. Дөньяда 5 җитештерү базасы бар, Европа, Якын Көнчыгыш, Япония, Һиндстан һәм башка илләрдә бүлекчәләре бар. 2017 елда компаниянең операцион керемнәре 9,5 млрд доллар тәшкил итте, табыш - 2,9 млрд. доллар.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, нефть-газ химиясе комплексы Татарстан сәнәгатенең нигезе булып тора һәм икътисадында зур өлешне тәшкил итә. Республика - полиэтилен, полистирол, каучук һәм йөк машиналары өчен шиналар җитештерү лидеры.
ТР Президенты сүзләренчә, республика территориясендә эре химик предприятиеләр эшли - "Казаноргсинтез", "Түбән Кама нефть химиясе". Шулай ук "Татнефть" нефть химиясе компаниясе эшли.
«Wanhua Chemical» үз чиратында Кытайның иң эре химия компанияләренең берсе булыр тора. Без хезмәттәшлек итү яклы һәм багланышларның төрле формалары турында фикер алышырга әзер", - диде ул.
"Без дә үзара файдалы хезмәттәшлек алып баруга һәм предприятиеләребез арасында багланышлар юнәлешләрен табуга өметләнәбез", - диде Женгтяй Ляо.
Шуннан "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов предприятиеләре эшчәнлекләре турында кыскача хәбәр иттеләр.
Шулай ук чарада "Алабуга" махсус икътисадый зонасы мөмкинлекләре дә тәкъдим ителде.
Рөстәм Миңнеханов Женгтяй Ляо әфәндене Татарстанга сәнәгый һәм инвестицион мөмкинлекләре белән танышырга чакырды.