Республикада яшелчәләр утыртуга бирелгән җирләр мәйданы 30 процентка артты. Шикәр чөгендере уңышының 48 процент мәйданда җыелган, бер миллион тоннадан артык, уртача уңышлылык гектарына 347 центнер.
"Эшкәртү эше дә план буенча бара. Әлегә җитештерүчәнлек тотрыклы - тәүлегенә 17 мең тонна. Хәзерге вакытта яңа уңыштан 51 мең тонна шикәр җитештерелде", - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә.
Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Быел республика, 2017 елга караганда, кимрәк утыртса да, уңыш җитәрлек булды, ә шикәргә базар бәйләре рентабельлек турында әйтергә мөмкинлек бирә. Яхшы нәтиҗәләр бәрәңге буенча да: уңышлылылык - 275 ц/Га, бу узган елдагыдан 60 центнерга артык.
"Соңгы елларда яшелчәләр мәйданары арта, һәм бүген 2,4 мең гектар тәшкил итә - 2013 елдагыга караганда, 30 процентка арткан. Киләсе атнадан уңыш җыю темплары артачак", - диде Әхмәтов.
Кукуруз әлегә өлгермәгән. шуңа да Марат Әхмәтов хуҗалыкларга көтергә тәкъдим итте, ул быел дефицитлы да, бәяләре дә кыйбат - тоннасына 15 мең сумга кадәр җитә.