Беренче октябрьгә кадәр республиканың социаль объектларына җылылык бирелергә тиешле

29.09.2018

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республикада бөтен җирдә җылылык бирү турында карар кылынуы хакында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика кидәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты. 

«Җылылыкны җибәрү карары республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә кабул ителгән. Бүгенгә 9 мең 280 күпфатирлы торак йортта, 7 мең социаль-мәдәни объектта, 3 мең 181 мәгариф объектында, 1 мең 757 мәдәният объектында, 173 социаль яклау һәм мәшгульлек объектында җылылык җибәрелгән», – диде Ирек Фәйзуллин.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанныд 25 муниципаль берәмлегендә җылылык тулысынча бирелгән. Ул әле генә эшне башлаучы территорияләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте: "Көтергә кирәкми. Җылылык бирү өчен һава торышы инде җитте. Булган җитешсезлекләрне хәл итеп, җылылык сезонын башларга кирәк". 


"Татар-информ" материалы