Бүген «Haier»ның бөтен дөнья буенча 108ләп заводы бар. Рөстәм Миңнеханов Циндаода компаниянең тугыз «акыллы» заводының берсе –кондиционирлау системалары җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты. Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, предприятиедә җитештерү нәтиҗәлелеген арттырырлык ясалма интеллект системалары кулланыла.
Заводны карап чыкканнан соң Рөстәм Миңнеханов «Haier» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты «Haier» суыткычлар заводының уңышлы эшен билгеләп үтте. Татарстанда КФУда Кытай корпорациясенең уку-укыту үзәге эшли. Моннан тыш, кер юу машиналары һәм аш бүлмәсе өчен җайланмалар җитештерү буенча заводлар төзү эше алып барыла.
Татарстан Республикасы Президенты «Haier» компаниясенең Чаллыда яңа технологияләрнең индустриаль паркын оештыру инициативын уңай бәяләде. «Без „Haier“ корпорациясе белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә әзербез. Без сезгә республикабызда төрле яклап ярдәм күрсәтергә дә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.