Рөстәм Миңнеханов Кытайда Тяньцзинь икътисадый һәм техник үсеш зонасында булды

28.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Тяньцзинь икътисадый һәм техник үсеш зонасында (TEDA) булды. 

Аны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, TEDA эш комитеты секретаре Чжен Вэймин озата йөрделәр. TEDA 1984 елда оештырылган һәм Кытайда иң эре икътисадый зоналарның берсенә әверелгән. Бүгенге көнгә аның составында 10 сәнәгать паркы бар, аларда инвестицияләренең гомуми күләме 110 млрд. долларлык 19 мең резидент-компания эшли. 

Икътисадый зонадагы предприятиеләр машина төзелеше, фармацевтика, нефть химиясе, нефть эшкәртү, электроника җитештерү, азык-төлек җитештерү, заманча материаллар производствосы һәм йөк ташу өлкәләрендә эшлиләр. 

Аерым Татарстан делегациясенә Тяньцзинь икътисадый һәм техник үсеш зонасының яңа мәйданчыгы - "Көньяк порт"ны күрсәттеләр. Биредә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе производстволары тупланган. Әлеге проектны 2009 елда гамәлгә ашыра башлаганнар. Хәзерге вакытта инфраструктура һәм беренче заводларны төзү эшләре бара, тирә сулы порт төзелгән. Әлеге мәйданчыкта Shell һәм SINOPEC компанияләре эшли. 

Рөстәм Миңнеханов Тяньцзинь икътисадый һәм техник үсеш зонасы җитәкчелеге белән очрашуда "Көньяк порт" тәҗрибәсе Татарстанга кызыклы булуын ассызыклады. Республикада "Алабуга-2" проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, ул да нефть химиясе производстволарына махсуслаштырылган булырга тиеш. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.