Татарстан Президенты Яньтай шәһәрендәге югары технологияләр зонасында Кытай-Россия технопаркын карады

28.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яньтай шәһәрендәге (КХР) югары технологияләр зонасында Кытай-Россия технопаркын карады. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев озата йөрде.

Искәртәбез, Татарстан Президенты Кытайда ике көнлек эш сәфәрендә.   

Кытай-Россия технопаркы 1998 елда оештырылган һәм Россия һәм башка БДБ илләре белән тотрыклы хезмәттәшлектә түбәндәге өлкәләрдә бизнес-инкубация моделен формалаштыра: яңа материаллардан файдалану һәм аларны булдыру, биоинженерия, электрон һәм механик системаларны интеграцияләү, югары нәтиҗәле авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәм башкалар.  

Технопарк – дәүләт технологик бизнес-инкубаторы. Монда 120 дән артык кече һәм урта предприятие бар. Резидентлар барлыгы 60тан артык патент заявкасы биргән, 10нан артык халыкара фәнни-техник килешү төзелгән.   

Төп офиста Рөстәм Миңнехановка технопарк эшчәнлегенең төп юнәлешләре, буенча чит илләр университетлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләделәр, шул исәптән Россия югары уку йортлары белән дә. Шулай ук җирле резидент компанияләр эшләнмәләренә багышланган күргәзмәне дә  тәкъдир иттеләр. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты терлекләр өчен вакциналар җитештерү буенча лаборатор үзәкләрнең берсен карап чыкты. 

Кытай-Россия технопаркы җитәкчелеге белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов эшнең югары дәрәҗәдә булуын һәм фәнни-техник комплексның инновацион потенциалын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Татарстанда шулай ук технопаркларны үстерүгә зур игътибар бирелә, шуңа да республика хезмәттәшлек итәргә тели. 

Әңгәмә барышында Кытай ягы технопарк территориясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм инновацион потенциалын тәкъдир итү өчен махсус мәйданчык бирергә әзер булуларын белдерде. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Казанда Кытай-Россия технопаркының шундый ук экспозициясен оештырырга тәкъдим итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.