Казахстанның Казандагы генераль консулы Еркин Тукумов белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назыйл Насыйбуллин һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Алексей Песошин Еркин Тукумовны бу вазифага билгеләнүе белән котлады һәм аңа уңышлар теләде.
“Казахстан компанияләре белән элемтәләрне үстерү Татарстанның эчке эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. Казахстан безнең Татарстан Республикасы өчен мөһим партнер”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.
Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре хакында фикер алыштылар.