«Алнас» предприятиесе бүген яхшы үсеш динамикасы күрсәтә, Россия базарындагы урынын киңәйтә һәм экспорт потенциалын арттыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Россиядә нефть чыгару өчен электр үзәктән качу насосларынның тулы комплектлы җайланмаларн җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе – «Алнас» предприятиесенең 40 еллыгына багышланган тантанада хәбәр итте.
Чарада ЧТПЗ төркеме акционеры Андрей Комаров, Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.
Заводка килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов «Алнас»ның җитештерү цехларында булды һәм куәтләрне масштаблы модернизацияләү нәтиҗәләре белән танышты. Искәртәбез, 2008 елда предприятие «Римера» ДК составына кергән иде. 2011 елдан 2017 елга кадәр заводта кою, механик эшкәртү, сынау җайланмаларын яңарттылар. Модернизация нәтиҗәсендә заводның җитештерү куәте елына 7,5 мең электр үзәктән качу насосның тулы комплектлы җайланмасына җитте.
«Бүген республикабыз өчен әһәмиятле вакыйга. Без “Алнас” предприятиесенең 40 еллыгын бәйрәм итәбез. Бүген сез Россия базарының 19 процентын тәшкил итәсез. Чагыштыру өчен: 3-4 ел элек бу күрсәткеч 10 процент кына иде. Сез продукциягезне 20 дән артык илгә чыгарасыз», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
«Без әле генә цехлар буйлап йөрдек, линияләрне карап чыктык, җитештерү культурасы белән таныштык. Безгә чыгарылучы продукцияне күрсәттеләр. Бу – бөтендөнья дәрәҗәсендәге заманча җитештерү. Сезнең предприятиенең киләчәк үсеш перспективалары яхшы», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2013 елдан ЧТПЗ төркеме «Алнас» заводы һәм Әлмәт һөнәри колледжы базасында «Татарстан киләчәге колледжы» мәгариф проекты гамәлгә ашыра, проект «Алнас» заводын һәм республиканың башка машина төзелеше предприятиеләрен югары профессиональ эшче кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлә. 2017 елның сентябрендә яңа уку-лаборатория комплексы ачылды. «Һичшиксез, бу киләчәгебез өчен яхшы мая», - диде ТР Президенты.
Азакта Татарстан Республикасы Президенты «Алнас»ның завод үсешенә ззур өлеш керткән хезмәткәрләрен бүләкләде.