Татарстан Президенты: Республиканың гаять көчле икътисады һәм тотрыклы социаль өлкәсе - ТР Дәүләт Советы казанышы да

20.11.2018

Татарстан Парламенты Россия парламентаризмы нигезләрен ныгытуга зур өлеш кертте. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССР Югары Советының беренче чакырылышына 80 ел тулуга багышланган республика җәмәгатьчелеге җыенда шулай дип әйтте. Бу минутларда чара Тинчурин исемендәге театр бинасында уза.

"ТАССР Югары Советы беренче чакырылышының 80 еллыгы белән котлыйм. Парламент институты илдә 100 елдан артык гамәлдә. Аның формалашуы революцион үзгәрешләрнең катлаулы шартларында узды. Узган гасырның 30 ел азагында каршылыклы чорны искә төшерү җитә: икътисади, социаль өлкәдәге уңышлар массакүләм репрессияләр белән үрелеп барды", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент Югары Советның дәүләт төзелешендә мөһим этап булуын әйтте. Аның республика җитәкчелеге, җәмәгать эшлеклеләре өчен мәктәп булганын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов республика Парламентының Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек итүен искә төшерде. "Дәүләт Советы төрле субъектлар белән парламентара мөнәсәбәтләр үсешендә актив катнаша. Татарстан Парламенты Россия парламентаризмы нигезләрен ныгытуга зур өлеш кертте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада гына түгел, читтә дә хөрмәткә лаек", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов 1938 елда ТАССР Югары Советына беренче сайлаулар халык хакимияте үсешендә әһәмиятле роль уйнаганын әйтте. Беренче сайлауларның яшерен тавыш бирү белән узганын искәртте. "Сайлауларга гражданлык бурычы итеп, тавыш бирүгә бәйрәм итеп итеп карау хөкем сөрә иде", - диде Татарстан Президенты.

Чара парламентның 80 еллык тарихына багышланган фильм белән ачылды. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гражданлык җәмгыятен торгызуда Югары Советның зур роль уйнаганын, җыелышка 8,9,10,11,12 нче чакырылыш депуталары килгәнен әйтте. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-информ" материаллары кулланылды