Рөстәм Нигъмәтуллин Дөнья чемпионаты-2018 мирасы концепциясен гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашты

20.11.2018

Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин футбол буенча Дөнья чемпионаты-2018 мирасы концепциясен гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Россия вице-премьеры Ольга Голодец рәислегендә узды.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Дөнья чемпионаты-2018 мирасы концепциясен раслады. Документта ДЧ вакытында эшләгән футбол стадионнарын, тренировка мәйданчыкларын һәм башка спорт корылмаларын киләчәктә файдалану ничек планлаштырылуы билгеләнгән. Концепция балалар футболын, шулай ук профессиональ спортны үстерүгә ярдәм итәчәк дип фаразлана.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.