Рөстәм Миңнеханов «Анна Каренина» иммерсив спектаклендә булды

19.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лев Толстойның «Анна Каренина» романы буенча шул исемдәге беренче Казан иммерсив спектакль-сәяхәтендә булды.  

Спектакль Демидов  йортында (элеккеге ЗАГС бинасы, М. Җәлил ур., 7) узды. Әсәрнең төп режиссеры – «Җанлы шәһәр» хәзерге заман сәнгатенә ярдәм фондына нигез салучыларның берсе, театр режиссеры Диана Сәфәрова. 

Иммерсив куелышлар – хәзерге заман театр сәнгате күренеше. Алар гадәти тамашалардан тамашачының сәхнәдәге вакыйгаларны карап кына калмыйча, декорацияләр эчендә йөрүе, вакыйгаларда үзе катнашуын тоюы белән аерылып тора. Кеше актерлар белән аралаша һәм нинди персонаж белән китәчәген, нинди хәлләр «кичерәчәген» сайлап ала.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.