Татарстан Президенты Әлмәттә яңа спорткомплекс ачты

19.11.2018

Бүген Әлмәттә су спорты төрләре белән шөгыльләнү өчен яңа «Мирас» спорт-савыктыру комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт мунициципаль районы башлыгы  Айрат Хәйруллин, «Главное инвестиционно-строительное управление РТ» ДКУ директоры Марат Айзатуллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа спорт үзәгенә кешеләр күп йөриячәк. «Барлык әлмәтлеләрне бу күркәм спорт комплексы ачылу белән котлыйм. Республикабызда нефтьчеләребез ярдәме белән мондый матур объектлар ачылып тора. Проектлаучыларга, төзүчеләргә һәм әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәтемне җиткерәсем килә», - диде Татарстан Президенты.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин ассызыклаганча, яңа бассейн ачылгач, йөзү белән мавыгучы кешеләр 3-4 мәртәбә артты. «Мин яшь йөзүчеләргә, спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Олимпия уңышлары телим», - диде ул. 

Заманча күп функцияле үзәк барлык заманча стандартларга туры килә. Объектның гомуми мәйданы 12 мең квадрат метр, ә су салынган өлеше - 50 метр. Су чисталыгын су әзерләү системасы һәм фильтрлау системасы тәэмин итәчәк.   

Бассейнда ун юл бар, балалар өчен 10 метрлы бассейн корылган. Шулай ук «Мирас»та тренажер залы, медицина блогы һәм Актив озак яшәү үзәге җиһазландырылган. Спорткомплекста сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырылган.  

Объект «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән төзелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.