Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Пирамида" ККК мәйданчыгында узган ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының IX киңәйтелгән утырышында катнашты. Очрашуда республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, 200 дән артык эшкуар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Совет өч елда төрле мәсьәләләрне карады, күп төрле катлаулы мәсьәләлрне хәл итү юлын тапты. Әлеге формат эшлекле мохитне үзгәртү өчен үзен уңайлы мәйданчык итеп күрсәтте. "Без эшкурлар эшен көйләүче федераль һәм республика нормаларына үзгәрешләр кертү инциативаларын керттек. Сез әңгәмәләрдә генә катнашмыйча гына, тәкъдимнәрне алга этәрүегез, эксперт буларак нәтиҗәләр чыгаруыгыз шатлыклы", - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бизнес-идеяләрне гамәлгә ашыру өчен максималь рәвештә мөмкинлекләр булдыру республика хакимиятенең өстенлекле бурычы. Шуңа да Татарстанда бизнеска ярдәм эше даими рәвештә алып барыла: зур инфраструктура булдырылды, мәгълүмати һәм финанс ярдәм тәэмин ителә. Аеруча кече һәм урта эшкуарларга финанс ярдәмгә игътибар бирелә. Агымдагы елда бюджеттан 1 млрд. сумнан артык ярдәм күрсәтелде.
"Гадәттәгечә микрозаймнар, "Лизинг-грант" программасы, процент ставкаларын субсидияләү, кредитларга поручитель булу кебек алымнар гамәлдә. Узган ел Кече һәм урта эшкуардык корпорациясе белән берлектә Россиядә беренче "Региональ лизинг компаниясе" оештырылды. Шул ук вакытта, без күргәнчә, бизнесның әле сораулары күп, без аларны бергәләшеп хәл итәргә тырышабыз", - диде Татарстан Президенты.
Совет утырышында каралган мәсьәләләрнең күбесен федераль министрлыклар һәм закон чыгаручылар дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Әйтик, узган атнада үзмәшгульләр турында закон кабул ителде. Рөстәм Миңнеханов исәкәрткәнчә, Татарстан әлеге пилот проектта катнаша.
"Без үзмәшгульләр белән зур аңлату эшен уздырдык, аларның теләкләрен, куркуларын тыңладык. Закон чыгаручы безнең тәкъдимнәрнең бер өлешен кабул итте. Хәзер шул яңа закон белән эшләргә кирәк, аның гамәли кулланышын тикшерергә кирәк. Җәлеп ителгән бөтен хакимият органнарын бюрократиягә бирелмәскә, катлаулы процедуралар кертмәскә, үзмәшгульлләргә административ киртәләр куймаска, аларга басым ясамаска өндим. Шул очракта гына яңа сылым режимы эшли башлый һәм гражданнар аны кабул итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Безгә һәр эшкуар әһәмиятле. Эшләргә теләүче, үзен күрсәтергә һәм уңышка ирешергәтеләүчегә без һәрвакыт ярдәм итәчәкбез. Бу - Татарстанның уңышлы үсеше нигезе. Без атна саен муниципаль берәмлекләребездә эшкуарлык үсеше мәсьәләләрен тыңлыйбыз. Әлеге эш даими контрольдә булачак", - дип йомгаклады ТР Президенты.
Шуннан дискуссия формасында бизнес өчен финанс ресурслар ачык булуы мәсьәләләре каралды.