Рөстәм Миңнеханов: «Бердәм Россия» Татарстан Республикасында социаль тотрыклылыкны ныгыту эшен системалы алып бара

17.11.2018

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2019 елдагы сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» партиясе барлык негатив факторларны да исәпкә алырга тиеш, шул исәптән кайбер Көнбатыш илләре тарафыннан Россиягә икътисадый басымны да. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» БСП ТТБ конференциясендә хәбәр итте.

«Республика парламентының яңа составын сайлауларга бер елдан да азрак вакыт калып бара. “Бердәм Россия” өчен бу кампаниягә әзерлек төп бурыч булып тора. Без иҗтимагый-сәяси ситуациягә ясалган йогынты берничә негатив факторга китерүен исәпкә алмый булдыра алмыйбыз, шулардан халыкара вәзгыятьнең киеренкеләшүе, илгә мәгълүмати һәм икътисадый басым, Хөкүмәтебезнең тормыш өчен мөһим булган, әмма популяр булмаган аерым карарлары аркасында социаль канәгатьсезлек үсү. Без боларны күрми үтә алмыйбыз, нәкъ менә шул шартларда партиябезнең көчле яклары ачылырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә ил үсешенең масштаблы мәсьәләләрен хәл итәрлек башка сәяси көч юк.   

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» партиясе Татарстанның икътисадый һәм социаль өлкәләре үсешенә ярдәм итә, партия проектлары республиканы үстерү стратегиясенә кертелгән.  

«Бердәм Россия», Татарстанның төп сәяси көче буларак, республикада социаль тотрыклылыкны ныгыту эшен системалы алып бара. Бигрәк тә бу күп меңләгән депутатлар корпусындагы «бердәмроссиялеләр» ролендә күренә», – диде Рөстәм Миңнеханов.


"Татар-информ" МА