Рөстәм Миңнеханов «Үзгәреш жиле» - «Ветер перемен» татар җыры фестивален карады

01.12.2018

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә «Үзгәреш жиле» - «Ветер перемен» татар җыры фестиваленең икенче концерты узды. Концертны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.   

Быел проектның продюсеры – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, анда 21 җырчы катнаша. Программага баштагы ике сезонда катнашкан җырчылар, шулай ук яңа башкаручылар да кергән. Мәсәлән, АКШтан Тай Стивенс. Американың Accent төркеме махсус кунак булды.

Музыкаль җитәкчесе – джазмен Вадим Эйленкриг, дирижеры - Станислав Курбацкий, бию өлешен Сергей Мандрика төркеме башкара.

Искәртәбез, «Үзгәреш жиле» - «Ветер перемен» татар җыры фестиваленең инициаторы – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Төп максаты – татар эстрадасын сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгару.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте. «Реальное время» МА материаллары файдаланылды.