Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига (Финляндия) ике көнлек эш сәфәренә киләчәк. Монда ул фин эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак, шулай ук стартаплар һәм яшь эшкуарларның бөтендөньяга мәгълүм SLUSH конференциясендә катнашачак.
Җирле бизнес-бергәлек вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл барышында Татарстан белән Финляндия арасында сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү перспективаларын карау планлаштырыла. Үзара товар әйләнешен киңәйтү Рөстәм Миңнехановның Финляндия Икътисад министры Мика Линтиля әфәнде белән очрашуында төп тема булачак.
SLUSH конференциясе кысаларында Татарстан Президенты яңа инновацион хәл ителешләр һәм перспектив стартап-проектлар күргәзмәсе белән танышачак, Fortum энергетика компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышачак.
Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Финляндия Президенты Саули Ниинисте белән очрашуы да көтелә.
Моннан тыш, ТР Президенты Хельсинкиның үзәк китапханәсендә булырга һәм җирле татарлар белән очрашырга җыена.