Бүген Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре һәм муниципалитетлар башлыклары өчен «Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәлелеккә идарә» укыту программасы кысаларында РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау чыгыш ясады. Ул үзенең лекциясен хәзерге Россиядә яңа икътисадый сәясәт темасына багышлады. Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та тыңлады.
Владимир Мау Россия икътисадының агымдагы хәле, аны үстерүнең хәзерге проблемалары һәм озак срокка сузылган тенденцияләре, шулай ук ил субъектларының икътисадый сәясәтне формалаштырудагы роле турында сөйләде.
Лекция азагында Рөстәм Миңнеханов Президент академиясе ректорына, шулай ук укыту курсларын оештыручыларның барысына да рәхмәт әйтте. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, дәүләт хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеген камилләштерү республиканы үстерүнең мөһим элементы булып тора.
Искәртәбез, өч көн буена укыту курсларында катнашучылар лекцияләр тыңладылар һәм төбәк идарәсе, икътисад һәм лидерлык өлкәсендәе халыкара экспертлар һәм практиклар белән очраштылар.