Авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү һәм 2019 елгы язгы чәчүгә әзерләү мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ел саен республикада 5-6 млрд. сумга техника сатып алына, ягъни парк якынча 3%ка яңартыла.
Быел 1900 берәмлек техника сатып алынган, (шул исәптән 150 трактор, 170 комбайн). «Росагролизинг»ның «Техника паркын яңарту» программасы буенча 570 млн. сум лимит үзләштерелгән һәм 84 берәмлек техника алынган (26 трактор, 53 комбайн һәм башкалар).
Коммерция лизингы буенча 234 млн. сумлык 111 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы алынган.
Быел авыл хуҗалыгы техникасын «60ка 40» принципбы буенча финанслау программасы торгызылган, бу максатларда Татарстан Республикасы бюджетыннан 1,2 млрд. сум бүлеп бирелгән.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, урып-җыю тәмамлангач, хуҗалыкларда тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын 2019 елгы кыр эшләренә әзерләү башланган. Запас частьләргә, ремонтка һәм техник сервиска чыгымнар ел саен 3 млрд. сумнан артык тәшкил итә.
12 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр районнарда комиссион рәвештә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркының ремонт сезонына әзерлеге тикшерелә.
«Бу эш, ГОСТ таләпләренә туры китереп, Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч, Нурлат, Саба, Сарман районнарында уңышлы оештырылган», - диде Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренчә, ремонт сезонында 10 мең трактор, 2700 комбайн, 6 мең чәчү техникасы һәм 5 меңләп культиватор торгызылырга тиеш. Эшләр1400 пунктта һәм ремонт остаханәләрендә алып барыла, шуларның 1100дә җылы.
Бүгенгә республика буенча 20%тан артык трактор, 34% культиватор, 30% чәчкеч һәм 10% комбайн торгызылган.