Рөстәм Миңнеханов ДРКБгә госпитализацияләнгән мәктәп балаларының сәламәтлеге торышын тикшереп торырга кушты

01.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ул Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына бу балаларның агулану очрагын ачыкларга кушты.  

Балалар республика клиник сырхауханәсенә салынган укучыларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелергә тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе вәкиле хәбәр иткәнчә, бу хәл булган мәктәпне тикшереп чыкканнан соң бинаны кимерүчеләрдән эшкәртү чараларының тиешле таләпләрне бозып башкарылуы ачыкланган. 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле хәбәр иткәнчә, балалар Балалар республика клиник сырхауханәсендә яталар, хәлләре уртача авырлыкта, аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, балаларның сәламәтлеге торышы тикшереп торыла. 

Биналарны кимерүчеләрдән эшкәртүне оештырганда һәм уздырганда барлык нормаларны һәм таләпләрне катгый үтәргә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бигрәк тә бу балалар була торган урыннарга, шул исәптән гомуми белем мәктәпләренә кагыла. Барлык процессуаль гамәлләр уздырылганнан соң гаепле затлар җаваплылыкка тартылачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.