Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашты

02.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты.

"БРИКС саммитында Казанга килүемә бик шат идем", - дип башлады Эрдоган. Ул хәбәр иткәнчә, хезмәттәшләре аңа Татарстан башкаласы Kazan Forum да узган вакыйгалар турында сөйләгәннәр. Төркиядән гадәттәгечә зур делегация килгән иде. 

"Сез „Россия-Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеме юнәлеше буенча зур һәм мөһим эш башкарасыз. Сезнең тырышлыгыгызны һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлешегезне зур хөрмәт белән билгеләп үтәсем килә", - дип ассызыклады Төркия Республикасы лидеры. 

Ул билгеләп үткәнчә, Төркиянең Россиягә барлык инвестицияләренең дүрттән бер өлеше Татарстанга туры килә. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Төркия Президентына төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Яклар товар әйләнешен арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Бүген ул якынча 5,3 млрд доллар тәшкил итә. Рәҗәп Эрдоган Рөстәм Миңнехановка Татарстан-Төркия уртак проектларына ярдәм итүне дәвам итәргә тәкъдим итте.